Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигырь укудан тәм табып буламы? Укучылардан сорагыз...

Алар әйбәтрәк җавап бирер. Иртәгә нинди көн икәнен беләсезме, юктыр, ә алар белә. Иртәгә, 21 март- Шигърият көне. Менә шул уңайдан Яңа Шашы китапханәсендә мәктәп укучылары шигырь язучы якташлары белән очраштылар. - Кунакка Чембулат авылында яшәүче, лаеклы ялдагы китапханәчебез Әхмәдуллина Гөлсинә Гатаулла кызын чакырдык. Ул безне үзенең тормыш һәм иҗат...

Алар әйбәтрәк җавап бирер. Иртәгә нинди көн икәнен беләсезме, юктыр, ә алар белә. Иртәгә, 21 март- Шигърият көне.

Менә шул уңайдан Яңа Шашы китапханәсендә мәктәп укучылары шигырь язучы якташлары белән очраштылар.

- Кунакка Чембулат авылында яшәүче, лаеклы ялдагы китапханәчебез Әхмәдуллина Гөлсинә Гатаулла кызын чакырдык. Ул безне үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Шулай ук бу очрашу барышында иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның шигырьләрен тыңладык. Якташларыбыз Гөлүсә Батталова, Гомәр Шакиров, Җәүдәт Фәйзрахманов, Рүзия Камаеваның шигырь җыентыкларына күзәтү ясадык...- дип хәбәр итте хәбәрчебез, Яңа Шашы мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев