Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

85 яшьлек бабайга кул чабыгыз, бар хикмәт тә шунда...

Бүген, 20 мартта, Яңа Әтнә, РТС мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең гала концерты була. Кичке 7 дә башлана. Бушлай. Белми калмагыз, ветераннар чыгышларының каймагы монда. "Утызлап чыгыш бар. Ветераннарыбыз репетицияләргә киләләр, сокланып карыйбыз. 85 яшьлек Гарифулла бабай гына ни тора, гармунда бик матур итеп татар халык көйләрен уйный, шигырь белән теләкләрен...

Бүген, 20 мартта, Яңа Әтнә, РТС мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең гала концерты була. Кичке 7 дә башлана. Бушлай.

Белми калмагыз, ветераннар чыгышларының каймагы монда. "Утызлап чыгыш бар. Ветераннарыбыз репетицияләргә киләләр, сокланып карыйбыз. 85 яшьлек Гарифулла бабай гына ни тора, гармунда бик матур итеп татар халык көйләрен уйный, шигырь белән теләкләрен сөйләп бирә. Сер итеп кенә әйтәм, "Куллар чабып чакырсалар дип, борынгы "Агымсу" көен уйнарга әзерләнеп төштем", - ди. Иң ошаганы шул булды. Күшәрләр бик оста бииләр. Бер үзбәк кызы бар, авыз ачып карадык..."- дип сөйли Яңа Әтнә мәдәният йорты директоры Алсу Гыйлаҗева.

Иң мөһимен әйтмәгәнмен, Габделбәр Каюмов "Бибисара"ны җырлый... Кыскасы, һәр чыгыш бер сулыштан карала торганга ошап тора. Алкышлагыз гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев