“Начальство яшәгән урамнарда сүнми...”
"Сайлауга кадәр янмаган ут. Сайлаудан соң янмас инде, өметләнәсе дә юк..."- Олы Әтнә авылының кайбер урамнарында, аеруча ферма ягында, Чәбедә яшәүчеләр әнә шулай диләр. Өметсезлектән дә начар нәрсә юк адәм баласында, аннан кала ачу белән нәфрәт кенә бар... Ник юк ут? Кичен урамнар әйләнгәндә балкып утырган район үзәгенә ни булган?...
"Сайлауга кадәр янмаган ут. Сайлаудан соң янмас инде, өметләнәсе дә юк..."- Олы Әтнә авылының кайбер урамнарында, аеруча ферма ягында, Чәбедә яшәүчеләр әнә шулай диләр.
Өметсезлектән дә начар нәрсә юк адәм баласында, аннан кала ачу белән нәфрәт кенә бар...
Ник юк ут? Кичен урамнар әйләнгәндә балкып утырган район үзәгенә ни булган? Дәүләтнең махсус программасы нигезендә куелды бит ул урам утлары...- монысын халык та хәтерли.
Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов белән бу хакта озаклап сөйләштек. Бар нечкәлеге белән аңлатырга тырышты ул. Мин ул сөйләгән нечкәлекләрен калдырып, 4-5 ТПга ничә линия ялганганлыгына тукталмыйча гына аңлатып карыйм.
Иң элек, шунысын әйтергә кирәк. Урамнардагы багана башларына куелган лампочкалар яктыртудан туктамаган.
Тик... экономияләү максатыннан (моны бөтенләй лампочкаларны алып ташламас өчен дип тә аңларга кирәк... элегрәк андый очрак та булгалады) кичен, 23.00 сәгатьтән соң, шул вакыт тирәлегендә, баганадагы утлар сүндерелә. Иртән сәгать 4-5 ләр тирәсендә, халык сөт тапшырганда, фермага барганда кабызыла. Бу халык белән сөйләшебрәк, алар җаен җайлап эшләнгән дип аңладым. Бу сүндерү үзәктәге Совет урамына, Нариман, Бәдри Җиһаншин урамнарына - сез әйткән "Начальство яшәгән урамнарга" кагылмый. Аларда ут төне буе яна, чөнки хәрәкәт күп. Җитәкчеләр яшидерме юкмы, барламадым. Чәбе ягына китә торган линияләр күп булганлыктан, ТПга көч тә киләдер, бәлки.
Икенчесе, түләү белән бәйле. Бу урам утларына түләү буенча билгеле бер лимит бар, һәм ул авыл җирлегенә бирелгән акча әлләни күп түгел. Ә ут нокталары күп. Бу очракта яхшы хуҗа исәпләргә өйрәнә, чөнки ул акчаны түләү өчен җиткерәсе бар. Я утлар яна, я ут нокталары кими, я барысы да билгеле бер вакыт аралыгында гына янып, экономия хисабына лимитка сыешасың.
Өченчесе, бу бер Олы Әтнә авылында гына түгел. Районыбызның башка авыл җирлекләрендә дә, башка район үзәкләрендә дә, шәһәрләрдә дә кулланыла.
Дүртенчесе, әгәр сезгә утның яну вакыты уңай түгел икән, авыл җирлегенә барып, фикерегезне җиткерегез. Сөйләшеп, фикерләшеп ул вакыт аралыгын үзгәртеп була.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев