28 июль 2026 яңалыклары
-
Үзмәшгульләр өчен «больничный» түләүләре 35 мең сумга җитәргә мөмкин
Үзмәшгуль россиялеләр «больничныйлар» буенча беренче түләүләрне 2026 елның августында ук алачак.
-
Әтнә районында 24 июльдән 31 июльгә кадәр “Такси” дип исемләнгән операция бара
Бу чараның төп максаты – юл хәрәкәте иминлеген арттыру, таксиларның закон таләпләрен үтәвен тикшерү, шулай ук пассажирларны һәм багажларны ташу кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау.
-
Әтнәдә «Әхәт» мәчете каршындагы лагерьда йөрүчеләр 108 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә экскурсиядә булдылар
Янгын сүндерүчеләр балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар электр приборларын дөрес куллану, ут белән сак эш итү, кырлардагы һәм урманнардагы янгыннарны булдырмауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Бу мәгълүматлар яшьләрнең үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне куркынычтан сакларга ярдәм итәчәк.
-
Мәскәүдә пассажир автобусы агачка бәрелгән, 17 кеше зыян күргән
Мәскәүдә Коломенск юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Агентлык мәгълүматы буенча, пассажир автобусы агачка бәрелгән.
-
Татарстанда почта хезмәткәре бүлек кассаларыннан 61 миллион сум акча урлауда гаепләнә
Алабугадагы почта бүлекчәсе хезмәткәре аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнә. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
-
Бер хатын-кыз БАД эчкәннән соң аздан гына үлмичә калган
Приморье краеның Находка шәһәре медиклары, үзбелдеклеләнеп, берничә көн буе “бавырын чистарткан” хатын-кызны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган.
-
«Онытылган» банк картасына кагылмагыз: мошенникларның яңа алдау схемасы ачыкланган
Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны мошенникларның яңа алдау ысулы турында кисәтте.
-
Социаль фонд тупланма пенсия күләмен үзгәртә
1 августтан Социаль фонд тупланма пенсия түләүләре күләмен төзәтә, дип хәбәр иттеләр РИА Новости фондның матбугат хезмәтендә.
-
«БиЮ» дискотекасы: Яшьләр өчен яңа формат!
«Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында яшьләр өчен «БиЮ» дискотекасы узды. Бу гади генә кичә түгел, ә чын иҗат мәйданчыгы, яңа дуслыклар һәм онытылмаслык хатирәләр кичәсе булды.
-
Бүген Әтнәдә аязучан болытлы һава торышы
Халык сынамышы: 28 июль - иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.