Әтнәдә «Әхәт» мәчете каршындагы лагерьда йөрүчеләр 108 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә экскурсиядә булдылар
Янгын сүндерүчеләр балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар электр приборларын дөрес куллану, ут белән сак эш итү, кырлардагы һәм урманнардагы янгыннарны булдырмауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Бу мәгълүматлар яшьләрнең үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне куркынычтан сакларга ярдәм итәчәк.
108 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге Каравыл җитәкчесе Габделнур Абдуллин җитәкчелегендә районның "Әхәт" мәчете каршындагы лагерьда йөрүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм өлкәннәр белән рөхсәт ителгән урыннарда гына коену турында әңгәмә үткәрде.
Габделнур Абдуллин балаларның барлык сорауларына җавап бирде. Ул яшьләрне һәрвакыт игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Әлеге очрашу яшь буын арасында янгын куркынычсызлыгы культурасын үстерүгә, аларны тормышта очрый торган хәвеф-хәтәрләрдән саклауга зур өлеш кертте.
Лагерь җитәкчелеге һәм балалар янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә оештырылган әһәмиятле чаралары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Мондый очрашуларны даими үткәрү, яшь буынны һәрвакыт уяу булырга өйрәтү бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев