Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - Әниләр көне! Бәйрәмегез мөбарәк булсын...

Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

Безнең илдә әлеге көнне бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлавына ике дистә ел булса да, чит илләрдә аны байтак ук элегрәк бәйрәм итә башлаган булганнар. Әни­ләр көненең килеп чыгу тарихы  узган гасыр­ларга ук барып тоташа.


Риваятьләр буенча, борынгы греклар Гея исемле аллалар анасына баш игәннәр. Римлылар исә мартның өч көнен Кибеле атлы аллалар анасы­на багышлый торган булганнар. Россиядә исә Әниләр көнен билгеләп узу турындагы закон  Дәүләт Думасының хатын-кыз эшләре, гаилә һәм яшьләр эше буенча комитеты инициативасы белән, 1998 елда  кабул ителгән.  Бәйрәмнең мәгъ­нәсе бер үк булса да, аны төрле илдә төрле көнне билгеләп узалар. Америка, Австралия, Бель­гия, Дания, Италия, Мальтада, Төркиядә, Ук­раи­нада, Финляндия ке­бек илләрдә ул майның икенче якшәмбесендә, Швеция, Франциядә – майның соңгы якшәмбесендә, ә Грециядә – 9 майда билгеләп үтелә. Шулай ук аны билгеле бер көндә билгеләп узу­чы илләр дә юк түгел.
Традиция буенча бу көнне барлык әниләргә рәхмәт хисләре белдерәләр, авырлы хатыннарны котлыйлар.Бәйрәм – әниеңә иң изге теләкләреңне, рәхмәтләреңне җиткерү өчен, аны котлап хәлен белү өчен, кабат үзеңне бала итеп тою өчен бер дигән мөмкинлек. Һәркем өчен әни дөньядагы иң кадерле кеше. Шулай ук бу көнне мәктәпләрдә, төрле оешмаларда әниләргә багышланган чаралар да үткәрелә.


Ә сез беләсез микән, Әниләр көненең символы булып Россиядә күкчәчәк (незабудка) тора икән. Риваятьләр буенча бу чәчәк якыннарыбыз турында хәтерне яңарта. Шуңа да бу көнне әниләргә әлеге чәчәк төшкән открыткалар бүләк итәләр. Тере чәчәкләр бүләк итү мөмкинлеге булса тагын да яхшырак. Ничек кенә булмасын, әниләр өчен сезнең игътибарыгыз бик мөһим. Аларны бу көнне генә түгел, ел дәвамында кадерләп, хөрмәтләп тору кирәк.


“Изгелек” халыкны социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда бүгенге көндә 115 гаиләдә – өч, 11 гаиләдә – дүрт һәм 1 гаиләдә алты бала тәрбияләнә.
Бәйрәм уңаеннан райо­ныбыз мәдәният хез­мәткәрләре социаль як­лау бүлеге хезмәткәр­ләре белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында зур концерт оештырды. Чарага барлык әниләр дә чакырулы иде. Ә безнең әниләребез, Һичшиксез мондый хөрмәткә лаек.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев