Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгының Әтнәгә визиты барышында күп мәсьәләләр каралды
Республика буенча үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов белән әңгәмә уздырдык.
Республика буенча бу өлкәдә сирәк булса да күңелсез хәлләр чыгып торуын исәпкә алган хәлдә, мондый сөйләшүнең ни дәрәҗәдә актуаль булуы аңлашыладыр. Газета укучы төгәл тәгаенләсен өчен аны интервью формасында бирергә булдык.
— Әйтегез әле, Дәүләт техника күзәтү хезмәтенең төп бурычы нидән гыйбарәт?
— Без — Татарстанның башкарма хакимияте органы. Бурычларыбыз күп һәм барысы да мөһим. Төгәлрәк әйтсәк, идарә 6 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Шул исәптән үзйөрешле техника контроле — бу трактор, квадроцикл, «снегоход» һәм техниканың башка төрләре, тракторчы-машиначы таныкнамәсе бирү, учетка кую һәм төшерү дә мөһим бурычлар.
Әлбәттә, беренче чиратта — техник күзәтү уздыру. Әгәр техник яктан төзек булмаган машина юлга чыга икән, бу авыр нәтиҗәләргә, хәтта трагедиягә китерергә мөмкин. Әйтик, Мамадыш районында шундый очрак теркәлде. Кайбер техника ияләре куркынычсызлык мәсьәләсенә бик өстән карыйлар шул. Башлыча, андыйлар — шәхси техника йөртүчеләр. Ә менә оешмаларда, предприятиеләрдә техника халәтен күзәтү тиешенчә оештырылган.
— Ни өчен шәхси техника ияләре бу мәсьәләгә шулай җиңел карыйлар икән?
— Мөгаен, беренче чиратта, җавапсызлык, икенчедән, Законнарны тиешенчә аңламау. Аннан соң, юридик затның техника йөртүчесе оешмада да, аерым йөртүче буларак та җавап тотарга туры килүен аңлый. Ул гына да түгел, юридик оешмада җаваплылык һәм күзәтү дә катгыйрак — аның үзендә дә контрольлек итүче зат була.
— Республика идарәсе вәкиле буларак, безнең район халкына көн күзлегеннән караганда хезмәтегездә актуаль саналган нинди таләпләр җиткерер идегез?
— Соравыгызга җавапны статистикадан башлау дөресрәк булыр. Бүгенге көндә Татарстанда 106 мең 960 берәмлек техника бар. Аларның 21 меңе АПК системасына карый, физик затларда — 47 мең һәм сәнәгать предприятиеләрендә 37 мең техника бар. Әмма алар арасында техник күзәтү уздырмаска тырышучы категория бар. Болар — әйтик, каяндыр квадроцикл, «снегоход» сатып алып, аны учетка куярга ашыкмаучы физик затлар. Әгәр андыйлар катнашында юл-транспорт һәлакәте булса, моңа нык игътибар ителә.
— Бу очракта Дәүләт техника күзәтчелеге органына нинди документлар алып килергә икәнлеген дә әйтеп узыгызчы?
— Үзйөрешле машиналарны теркәү өчен:
1) Шәхесне раслаучы документ;
2) Милек хокукын раслаучы (сату-алу килешүе, контракт, бүләк килешүе) документ;
3) Үзйөрешле машина паспорты;
4) ОСАГО полисы (әгәр кирәк булса);
5) Дәүләт пошлинасын түләү турында документ;
6) Билгеләнгән үрнәктәге гариза;
7) Юридик зат өчен — вәкиллекне раслаучы документлар булу кирәк.
— Еш кына, бигрәк тә яңа гына үзйөрешле техника сатып алган физик затлар техник күзәтү узар өчен нинди таләпләр куелуын белмиләр?
— Алар 9 пункттан тора: 1) Тормоз системасы төзеклеге; 2) Руль идарәсе эшчәнлеге; 3) Тышкы ут приборлары төзеклеге; 4) Көпчәкләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килүе; 5) Тәрәзә чистарткычларның төзеклеге; 6) Май, ягулык, сыеклыкның акмавы; 7) Тавыш сигналы эшләү; 8) Утсүндергеч, аптечка, авария тукталышы билгеләре булу; 9) Куркынычсыз эксплуатацияләү өчен кирәк булган җиһазларның төзеклеге.
— Әйтегез әле, үзйөрешле машиналарда техник күзәтүсез йөргән өчен нинди санкцияләр каралган?
— Гражданнар 500дән 800 сумгача, вазифаи затлар 500дән 1000 сумга кадәр, ә юридик затлар 5000нән 10000 сумгача штраф түлиләр. Әмма бу беренче тапкыр Закон бозуга гына бәйле. Аннан соңгы тапкырларда штраф күләме дә арта, теркәү документларын алып, техниканы эксплуатацияләүгә рөхсәт бетерелергә мөмкин.
— Хәзер аттракционнар буенча да Дәүләт техник күзәтчелегенең бүлеге бар. Биомеханик куркынычлылыгы буенча аттракционнар ничек бүленә? — Потенциаль куркынычына карап, аттракционнар 4 төргә бүленә. Әйтик, 1 төркемгә бик югары потенциаль биомеханик куркыныч аттракционнар керә. Бу — экстремаль аттракционнар. 2 төркемдә югары потенциаль биомеханик куркыныч аттракционнар теркәлә. 3 төркемгә уртача дәрәҗәдәге потенциаль куркыныч аттракционнар керә. Ә 4 төркемдә әллә ни куркыныч булмаган потенциаль биомеханик куркыныч аттракционнар һәм алар дәүләт теркәве узмыйлар.
— Идарәдә коррупциягә каршы эшчәнлек тә алып барыламы? — Андый эшчәнлек бездә берничә юнәлештә алып барыла. Беренчедән, ул хезмәткәрләрне әледән-әле профилактикалау һәм бу өлкәдәге куркынычлар турында даими мәгълүматлар бирү буларак алып барыла. Икенчедән, дәүләт хезмәтен күрсәтү бездә ачыктан-ачык башкарыла. Әйтик, дәүләт хезмәте күрсәтүнең барлык административ регламентлары — ачык кулланылышта бастырып чыгарыла. Өченчедән, мәнфәгатьләр конфликтларын мониторинглау һәм потенциаль куркынычларны вакытында ачыклау тиешенчә башкарыла. Шулай ук без гражданнар һәм оешмалар белән тыгыз элемтәдә — «кайнар линия» һәм идарә аша үзара элемтә мөмкинлеге бар. — Дәүләт техник күзәтчелегенең Әтнә бүлеге эшчәнлеген дә искә алыйк?
— Биредә бик яхшы эшчәнлек алып барыла. Барлык күрсәткечләр буенча да Рафил Сабиров җитәкләгән бүлек алдынгылар рәтендә. Визит кысаларында очрашулар Җитәкче сораулары булып килгән гражданнарны да кабул итте. Рәсми тел белән әйтсәк, Дәүләт техника күзәтчелегенең район буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү узды. Кабул итү барышында үзйөрешле машина хуҗалары теркәлү һәм техниканы исәптән төшерү, тракторчы-машиначы таныклыкларын алу һәм алыштыру сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр. Шөкер, җитәкче тарафыннан барлык мөрәҗәгатьләр буенча да җентекле аңлатмалар бирелде. Шунысы бәхәссез, мондый аралашу форматы идарә җитәкчелегенә машиналарны эксплуатацияләү өлкәсендәге актуаль проблемалардан турыдан-туры хәбәрдар булырга һәм гражданнарга килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә оператив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Үзенең эш сәфәре кысаларында Альберт Борһанов Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән дә очрашты. Биредә район территориясендә үзйөрешле машиналарның техник торышына дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә багланышларның проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да булды. Техникум директоры Резеда Гарипова белән очрашып, актуаль мәсьәләләр буенча сөйләштеләр.
Визит йомгаклары буенча Альберт Борһанов уку йорты коллективына агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. Кыскасы, мондый очрашулар соңгысы булмас һәм Дәүләт техника күзәтчелеге белән районыбыз халкы арасындагы элемтәләр, үзара аңлап эшләү тагын да ныгыр дигән өметтә торыйк.
Нет комментариев