Йөрәкне никадәр еш тикшерергә кирәк?
Сәламәтлек

Йөрәкне никадәр еш тикшерергә кирәк?

Табиб, «Гемотест» лабораториясе эксперты Екатерина Демьяновская RT белән әңгәмәдә сөйләгәнчә, бөтен кеше өчен дә йөрәкне тикшерүнең бердәм графигы юк һәм сәламәт кешегә диспансеризация вакытында ел саен тикшерү дә җитә.

«Әгәр үзгәрешләр ачыкланмаса, 35 яшьтән башлап, ел саен. Шулай ук табиблар холестерин дәрәҗәсен тикшерүне билгели һәм һәр планлы тикшерү вакытында кан басымын үлчи», – дип билгеләде Демьяновская.

Елына бер тапкырдан да ешрак югары кан басымы, диабет, югары холестерин яки зарарлы гадәтләр булганда күзәтергә кирәк, дип игътибар итте табиб.

«Билгеле йөрәк авыруы булган кешенең тикшерү графигы индивидуаль: аны табиб билгели. Инфаркттан соң яки йөрәк авырулары булганда, эхокардиография һәм лаборатор анализлар берничә айга бер тапкыр, ә тотрыклы хәлдә – елга бер тапкыр ясалырга мөмкин», – дип өстәде эксперт.

Табиб спортчыларны һәм хезмәтләре йөрәк түземлеген таләп иткән кешеләрне аерым билгеләде. Халыкара документлар буенча, аларга эшкә керткәндә ЭКГ ясарга, ә аннары, яшькә һәм йөкләнешкә карап, елга бер яки ике тапкыр кабатларга кирәк.

Татар-информ


Нет комментариев