Сәфәргөл – гөл сыман шатлык сирпи
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Сәфәргөл – гөл сыман шатлык сирпи

Мәкаләбез герое мөмкинлеге чикле булса да, бүгенге көненнән, тормышыннан бик канәгать.

«Сихәт» даруханәсендә эшләүче, һәркем белән ягымлы гына сөйләшеп, кирәкне тизрәк табып бирүче, юк өчен гафу үтенеп хәлеңә керергә тырышучы, шул ук вакытта гел мөлаем елмаеп торучы күзлекле кызчыкны күпләр беләдер.
Безнең өчен гади генә «Дару сатучы Сәфәргөл» ул. Әмма тормыш юлы шактый катлаулы һәм гаять максатчан аның. Таныш булыгыз: — Сәфәргөл Холмуродова — Олы Әтнә авылыннан. Менә 1 елдан артык даруханәдә эшли. Кызганычка каршы, авыру диагнозы белән туа ул. Эче — якты, тышы гүзәл кеше Раббыбызның яраткан колы ул, диюнең ачык мисалы инде бу. Тумыштан ук Балалар церебраль параличы диагнозы куела аңа.
АВЫРУ ТУРЫНДА
Балалар церебраль параличы (ДЦП) — кешенең хәрәкәтен контрольдә һәм тигез тотуга, сөйләмгә һәм йотуга йогынты ясый торган хокук бозулар төркеме. Ул бала туганчы ук яки бала тапканда, яисә, тормышның беренче айларында баш мие зарарлануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. 2005 елны Олы Әтнә авылында 3 балалы гаиләдә дөньяга килә. Шушы авылда 1 ел гына булса да балалар бакчасына йөри, урта мәктәптә тулы белем ала. Татар һәм рус телендә дә иркен аралаша.
Аның осталыгында әбисенең өлеше зур. Элекке укытучы аның белән ныклап шөгыльләнә. Сәфәргөл белән без дә әңгәмәбезне татар телендә алып бардык. Бабай-әбисе һәм әти-әниләре ерак Таҗикстанда яшиләр. Бабайсы Хәйрулла абзыйны хәтерләүчеләр бардыр әле. Бик мөлаем, татарча да аралашучан әлеге үзбәк милләтеннән булган бабай белән мин дә еш аралаша идем. Чөнки Холмуродовлар токымыннан булган бер улы гаиләсе белән Күәм авылында яши, еш кына шуларга кунакка килә иде ул. Алар исә, җәмәгатемнең әнисе белән күрше булып та яшәделәр. Ә менә әбисе Саимә тумышы белән, гомумән, Күәм авылыннан. Үсмер чагында ук Таҗикстанга китеп, әнә шул Хәйрулла абзыйга тормышка чыга. Озак еллар анда укытучы булып эшли. Ә әнисе — Сайрам һәм әтисе Шөхрәт исемле. 22 ел элек, әйткәнемчә, алар барысы да Әтнәгә килеп төпләнәләр. Алар гына да түгел, әтисенең 3 бертуганы да бирегә кайталар.
Мәкалә геройларына килсәк, бу гаилә башта бабай-әби белән бергә яши, ә соңрак үз йортларын булдыралар. Олы Әтнәдә Шөхрәт белән Сайрамның 3 баласы туа. Өлкәне Сәфәргөлдән соң, сеңлесе Сәрвиназ дөньяга аваз сала. Ул да апасы кебек үк медицина көллиятен, әмма параллель факультетны тәмамлап, хәзер шәфкать туташы булып Казандагы больницаларның берсендә эшли. Ә менә энесе Солтан әле Олы Әтнә урта мәктәбендә укый. Сәфәргөл белән кабат аның авыруы хакында сөйләшәбез. — Нерв белән бәйле бу авыру, — ди. Әйтүенчә, кечерәк чакта бик еш һәм тиз «кабынып китүчән» була. Гәүдәсенең уң ягы параличлы аның. Әмма кырыйдан караганда бу әллә ни сизелми. Якын килеп аралашкач кына күрергә мөмкин. Кызганычка каршы, бөтен дөнь­яда инвалидлыкка китерүче күп төрле авыртулар «чәчәк ата».
САННАР
Ә сез беләсезме, бүгенге көндә дөньядагы барлык халыкның якынча 16 % чамасы инвалидлыкка ия. Бу — 1,3 млрд кеше дигән сүз. Шул сәбәпле Халыкара инвалидлар көне игълан ителде һәм аны менә 30 елдан артык билгеләп үтәләр. Шушы яссылыкта бу проб­леманың районыбызда ничек торуын да карап үтик.
ӘТНӘ САННАРЫ
Ә менә Әтнәдә, дөньякүләм саннар белән чагыштырсак, инвалидлар саны азрак. Соңгы мәгълүматларга караганда, районыбызда 1650 инвалид бар — бу барлык район халкына карата 13 % тирәсе. Ни кызганыч, аларның 66сы — балалар. Монысы аккурат 4 процентны тәшкил итә. Мәкаләне кабат Сәфәргөл турында язып дәвам итик. Мәктәптә дә, көллияттә дә яхшы укый ул. 2 ел дәвамында фармацевт юнәлеше буенча белем ала. Көллияттән соң кая җибәрәләр, 3 ел дәвамында шунда яки шәхси даруханәдә эшләргә тиеш була.
Моны шуңа искә алам, "Сихәт"кә килү юлы да хикмәтле аның. Әти-әнисе ярдәме белән менә шушы ваканцияне эзләп табалар. Әлбәттә, гаилә өчен әйтеп бетергесез шатлык була бу. Сәфәргөл даруханә мөдире белән сөй­ләшә, анда башта ста­жерлык уза, ә октябрь аеннан эшкә керешә. Шунысы да бар, эшенең кыенлыгын артык тоймый ул.
— Баштарак катлаулы кебек иде, аннан бик тиз ияләндем, — ди үзе. Монысы, әлбәттә, көллияттә бары теоретик белем бирү, ә даруханәнең бөтенләй икенче дөнья булуы белән бәйле.
— Төрле кеше бар. Килгән һәр икенче кешегә үзебез үк диагноз куеп, консультация ясарга да мәҗбүрбез... Кайвакыт бик катлаулы дару алучылар да була... Шулай ук бернинди дару кирәк булмаса да, килеп хәлне белешеп китүчеләр дә очрый, — дип елмая. Әнә шулай гел елмаеп, куанып яшәргә язсын аңа. Барыннан да бигрәк саулык-сәламәтлеккә ирешеп, тазалык-тынычлыкта, бәхетле, озын гомер итәргә язсын иде.

Нет комментариев