Татарстанда почта хезмәткәре бүлек кассаларыннан 61 миллион сум акча урлауда гаепләнә
Хәбәрләр

Татарстанда почта хезмәткәре бүлек кассаларыннан 61 миллион сум акча урлауда гаепләнә

Алабугадагы почта бүлекчәсе хезмәткәре аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнә. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, хатын-кыз 2022-2026 елларда бүлек кассаларыннан акча урлаган. Аның өстенә чыккан акча 61 миллион сумнан артып киткән. Җинаять эзләрен яшерү өчен, ул офиска ут төртергә тырышып караган, ләкин янгынны вакытында сүндергәннәр.

Хатын-кыз сак астына алынган.

Татар-информ


Нет комментариев