Мәскәүдә пассажир автобусы агачка бәрелгән, 17 кеше зыян күргән
Хәбәрләр

Мәскәүдә пассажир автобусы агачка бәрелгән, 17 кеше зыян күргән

Мәскәүдә Коломенск юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Агентлык мәгълүматы буенча, пассажир автобусы агачка бәрелгән.

Зыян күрүчеләр арасында – ике бала. Сигез олы кеше белән бергә алар Юдин исемендәге Дәүләт клиник хастаханәсенә китерелгән. Тагын җиде кешене ашыгыч ярдәм табиблары караган.

Татар-информ


Нет комментариев