Бер хатын-кыз БАД эчкәннән соң аздан гына үлмичә калган
Приморье краеның Находка шәһәре медиклары, үзбелдеклеләнеп, берничә көн буе “бавырын чистарткан” хатын-кызны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган.
Ул бик авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә килеп эләккән. Бу хакта “Российская газета” төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыныңз мах-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.Ватаным Татарстан
Находка хастаханәсе реанимациясенә ашыгыч ярдәм бригадасы чиктән тыш авыр хәлдә урта яшьләрдәге хатын-кызны алып килгән. Аның кан басымы нык төшкән, бөтен тәне тимгелләнеп чыккан, бите шешенгән. Көч-хәл белән сулаган, бик нык хәлсезләнгән. Үзе әйтүенчә, “бавырын чистарту” өчен берничә көн ашамыйча-эчмичә яшәгәннән соң биологик актив өстәмә (БАД) эчкән.
Табиблар хатын-кызның хәленә җиңеләйтүгә ирешкән: аллергия өянәген җиңеп, шокка каршы чаралр күргән һәм бөерләре эшчәнлеген торгызган. Бер атна буе көне-төне дәвалаганнан соң аны поликлиника терапевты күзәтүенә өенә кайтарып җибәргәннәр.
Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, озак вакытлар буе ач тору, су эчмәү сау-сәламәт кешегә дә зур хәтәр белән яный. БАДны үзбелдеклеләнеп куллану да бик аянычлы тәмамланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев