29 октябрь 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев төркемендә җырлаучы Айзиләгә күпме түли?
Фотосурәттәге кыз күпләргә таныш. Ул - Айзилә Вахитова. Аңа 19 яшь һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллитендә белем ала. Кызның яраткан шөгыле - җырлау. Буш вакытында фортепианода уйный-уйный җырлый һәм моны шундук видеога яздырып, инстаграмына урнаштыра. Шулай итеп, матур тавышлы Айзиләнең видеоларын татар блоггерлары үзләреннең аккаутларына куя башлый һәм...
-
Очрашулар язган булган икән
Язмыштан узмыш юк дип әйтергә гадәтләнгәнбез һәм шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз да. Кайбер очракларда язмышыбызның ничек язылуына үзебез дә катнашкан булып чыгабыз. Азгын яшәү рәвеше алып баручылар, аларның тормышлары ничек аяныч тәмамлануын укыгач, тәннәр чымырдап куя. Менә шундый аянычлы, газаплы тормышның да картлыгы бәхет алып килгән очраклар була. Яшь...
-
"Игорь Гәүһәрнең догалар укып, яулык бәйләп йөрүен яратмады"
Биниһая җир-суларны биләп яшәгән данлы-шөһрәтле дәүләтләр, тарих эргәсендә башка кавемнәр белән кушыла-кушыла, эреп югала бара. Хак Тәгалә адәмнәрне бәхетле-шатлыклы, кайгы-хәсрәтле тормышта айкап-чайкап сыный. Татар халкы да, чал тарихның җиңү шатлыкларын, җиңелү ачыларын әледән-әле үз җилкәсе аша үткәреп, Аллаһының сынауларын кичеп, бүгенге көнгә исән-имин килеп җитте. Тик, ни галәмәт, татарлыклары чамалы...
-
Казанда 59 яшьлек хатын-кыз автобуста кулын сындырган
Гадәттән тыш хәл алдагы көнне иртән Гадел Кутуй урамында урнашкан 42нче йорт каршында «Фиат» пассажир автобусында килеп чыккан. Казанда 59 яшьлек хатын-кыз, автобуста егылып, кулын сындырган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәнең матбугат хезмәте. Гадәттән тыш хәл алдагы көнне иртән Гадел Кутуй урамында урнашкан 42 нче...
-
Татарстанда хатын-кыз тикшерүчегә пычак белән янаган 18 яшьлек егет хөкем ителгән
Суд егеткә, 2 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Арча прокуратурасы 18 яшьлек егеткә карата гаепләүне дөрес дип тапкан, дип хәбәр итте республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Суд егетне «Вазифаи бурычларын үтәгәндә, хакимият вәкилләренә карата көч кулланып куркыту» маддәсе буенча гаепле дип...
-
Район этабына әзерлек башланды
«Көзге бал»ны көзге каникуллардан соң үткәрергә уйлыйбыз. Укучыларга каникулга моңа әзерлек буенча эшләр кушылды. Район спартакиадасы кысаларында мәктәптә шахмат ярышы узар дип көтелә. Олимпиадаларның мәктәп турын тәмамлап киләбез. Район этабына әзерлек башланды», - дип хәбәр итте Күшәр төп мәктәбе директоры Гөлнара Халикова. Фото Күшәр төп мәктәбе сайтыннан алынды.
-
Фирдәвес Зарипов лауреат булды
"Балкыш" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Кышлау авылыннан Фирдәвес Зарипов лауреат исеменә лаек була. "Татарстан Республикасы халыкларының музыкаль һәм вокал сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен" якташ гармунчыбызга 1 ноябрь көнне Казанда бүләк тапшырачаклар.
-
"Әтнә таңы" газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Әтнә таңы" газетасына 2018 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә. Газетага язылу бәясе 648 сум. Тагын бер яңалык. Газетага ярты елга гына түгел, бер елга да язылырга мөмкин. Бәясе - 1296 сум. Бу очракта, ярты елдан соң, кабат газетага язылырга кирәк булмаячак. «Әтнә таңы» газетасын ел дәвамында...
-
Олы Әтнә авылы "Әтнә таңы" архивыннан
Хөрмәтле газета укучылар. Игътибар иткәнсездер - «Әтнә таңы» архивыннан дигән яңа рубриканы. Әлеге фотоларда без райондагы үзгәрешләрне чагылдырып барачакбыз. Монысы чираттагысы.
-
Спирты бар дип алданма
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның җитәкчеләрен Россия Федерациясе Дәүләт санитар табибының 2017 елның 12 октябрендә кабул ителгән "Составында спирт булган эчәргә яраксыз продукция, составында спирт булган азык өстәмәләре һәм ароматизаторларны ваклап сатуны туктатып тору турындагы" 130 санлы күрсәтмәсе кабул ителү турында искәртә. Әлеге...
-
“Оста куллар”ның осталыкларына исең китәрлек
Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр. Әйе, күңелле бәйрәмнәр, кызыклы дәресләр, яраткан укытучылар белән үткән иң самими, бәхетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр. Мәктәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән беррәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт...
-
Алтын көзләре алда әле аларның
Истәлекләремне яңартып утырганда карашымны кулга кул тотынышып эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары Сафина Резидә һәм Хисмәтуллина Зөлфиягә юнәлдерәм. Тукта, тукта, Резидә һәм Зөлфия апаларыбызга 50 яшь тула түгелме соң? Әйе, еллар уза, сулар ага... 1967 елның 25 октябренда Хәлил һәм Оркыя Корбановлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып Резидә аваз сала. Күп...
-
Штрафың бармы – суд приставларын көт
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында район юлларында барлыгы 61 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында унике йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән өчен, унөче - куркынычсызлык каешы такмаганга, ике кеше - штрафын вакытында түләмәгәнгә, өчесе - документын өйдә онытып калдырган өчен, тагын өчесе...