30 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ишеттегезме? Индонезиядә крокодил һөҗүменнән Россия туристы үлгән
Россиядән килгән туристның гәүдәсе дайвинг яратучылар күпләп йөри торган урында - Раджа Ампат утравында табылган. Россиянең Индонезиядәге илчелегендә Россия туристының үлеме турындагы хәбәр тикшерелә, дип белдергәннәр. Турыистны крокодил ботарлап ташлаган - сул кулы юк, сул ботында зур яра, диелә. Әлеге турист 27 яшьлек Сергей Л., дип әйтелә. Бу хакта хокук...
-
Әтнәләргә паспорт тапшырылды
Паспортлы булдылар «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде. Паспорт бирү тантанасын мәдәният бүлегеннән Әлфинә Мөхәммәтҗанова...
-
Әтнәдә –Тукай язы..!
Тукай язы..! Җиребезгә ямьле язлар килде, Тамчыларда кышның күз яше. Сагындырып килеп Тукай язы, Бар халыкны үзенә ул дәште. Күңелләрнең нечкә кылын тарта, Һәр татарның бүген моңлы сазы. Гасырлардан сихри аваз салып, Апрель белән килде Тукай язы. Халкым елда сагынып көтеп ала, Бөек улын биргән һәр язны. Ходай аңа чиксез...
-
Әтнәнең яшь батырлары мәйданда сынала
Бәйге « Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында X спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе булып узды. Быел ул Күшәр авылында туып үсеп, Ватан каршында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган герой әфганчы Зөфәр Хәйруллин призына үткәрелде. Игътибар иткәнсездер, соңгы араларда спорт төре буларак көрәш буенча районыбызда төрле ярышлар уза. Мондый бәйгеләргә...
-
Әтнәләр дә әзерләнә
Менә тагын яз җитте Авылның эшсез торган чагы юк. Ферма тулы маллары, дистәләгән мең гектар сөрү җире булган хуҗалыкларда гына түгел, берничә баш терлек-туар, кош-корт асрауның мәшәкате дә ел әйләнәсенә сузыла.Шулай да һәр авыл бу чорны сагынып көтеп ала. Аеруча табигатьнең күзгә күренеп яшәргән, кырның кардан ачылган чагын. Тирә-якта әлегә...
-
Әтнәнең Альбертын Чаллылар зурлады
Альберт Салиховны белмәгән, ишетмәгән, яратып тыңламаган кеше юктыр. Күпләр аны -"Чаллыныкы", дип сөйлиләр, ә без әтнәләр "Безнеке! Вәт җырлый бу егет, безнеке шул!" дип куанабыз. Элемтәдә торабыз, сөйләшәбез. Азрак кирерәк, үҗәтрәк, үзсүзлерәк бу җырчы белән аралашу өчен дә үзенә күрә бер талант кирәк. Чөнки аның үз иманы, үз юлы, үз...
-
Әтнә егете Радик Шәрәфиев –җиңүче!
Балтач районының урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров исемендәге «Фәнгә адымнар» III фәнни-гамәли конференциясендә Бәрәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Радик уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәнни эшнең җитәкчесе тарих укытучысы Закиров Фәрит Хәлил улы.
-
Әтнәләрне май башында бер атна ял көтә
Россия халкы май бәйрәмнәрендә тулаем алганда бер атна ял итәчәк. Илнең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте шулай дип җиткерде. Аерым алганда, Хезмәт бәйрәмендә рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә. "Ял көннәренә килгәндә, 1 май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән - шимбәдән үк ял итә башлыйбыз,...