28 февраль көнне кояш баегач Уразага керәбез
Тоткан уразаларыгыз кабул булсын.
Бу хакта районыбыз имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт белән сөйләштек.
Уразаның беренче көне – 1 март, ә соңгысы – 29 мартта. Димәк, Ураза Гаете 30 март көнне була. 28 февраль көнне быелгы беренче тәравих укыла. Ул – мәҗбүри төнге намаздан соң укыла торган һәм таңга кадәр дәвам итә торган намаз. Татарстан Диния нәзарәте билгеләгәнчә, 20 рәкәгать итеп башкарыла. Соңгы тәравих 28 мартта укыла.
Халык өчен бик мөһим саналган ураза тоту кагыйдәләре белән танышып үтик. Беренчедән, мәҗбүри сәдака түләүне вакытында башкарырга кирәк. Бу – фитр сәдакасы һәм аның асылы мохтаҗларга ярдәм итүдә дияргә була. Шушы сәдака мохтаҗларга да Ураза Гаетен бәйрәм итү мөмкинлеге бирә. Шулай итеп алар бәйрәм көнендә хәер сорашудан котылалар. Фитрның күләме аз керемлеләр өчен – 200 сум, зәкәт чыгаручылар 1100 сум итеп түләсәләр хәерле. Гадәттә, бу сәдака бөртеклеләр яки йөзем белән бирелә. Фитр Ураза Гаетенә кадәр түләнеп бетергә тиеш. Икенчедән, фидия сәдакасын да вакытында түләргә тиешбез. Башкача әйтсәк, аны йолым сәдакасы дип йөртәләр. Аны нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган кеше түли. 2025 елда аның күләме 400 сум тәшкил итә.
Рамазан аенда кылган догалар – мөэминнәр гыйбадәт кылуның аерылгысыз өлеше. Сәхәр ашап бетергәч тә, авыз ачканда ифтар догасын укырга кирәк.
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
Мәгънәсе: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр Рамазан ае Уразасын тотарга ният кылдым”.
Авыз ачкач укыла: “Аллаһуммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаару мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
Мәгънәсе: “Әй, Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Ифтардан соң, гадәттә, истигъфар (гафу үтенү) догасын укыйлар. Мөмкин булганча, аны берничә тапкыр, ким дигәндә өч тапкыр әйтергә кирәк. Бу үтенечнең мәгънәсе — үзең, ата-анаң һәм барлык мөэминнәр өчен Аллаһтан гафу үтенү. Аллаһка мактау һәм рәхмәт сүзләрен иртән һәм кич бер тапкыр укырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев