Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әҗере килү туктамый торган өч гамәл

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Әти-әни баласына бирә алган иң күркәм әйбер – тәрбия”, – дип әйткән. Шулай ук икенче бер хәдистә болай дип әйтелә: “Әти кеше өчен бала тәрбияләү көн саен күп күләмдә сәдака биреп баруга караганда яхшырак”.

Тагын бер хәдистә: “Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек белән эш итегез (аларның һәрберсенә дә бертигез игътибар бирегез һәм кайгырту күрсәтегез)”, – дип әйтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, кыямәттәге хөкем вакыты үткәч, җәннәттәге бер кеше үзе лаек булмаган дәрәҗәләргә күтәрелер. Ул шулвакыт: “Бу дәрәҗә миңа ни өчен бирелде?” – дип гаҗәпләнер. Аңа: “Бу – балаңның синең гөнаһларыңны ярлыкауны сорап кылган догалары өчен”, – дип җавап кайтарылыр, – дип әйткән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше үлгәч, өч төрле гамәлдән кала кылган гамәлләре өчен әҗер килү туктый. Ул өч гамәл: әҗере бетми торган сәдака – сәдака җәрия, кешеләргә файда китерә торган гыйлем, аның өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылачак изге бала”, – дип әйткән.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев