Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

«Аятел-Көрси» – Коръәни Кәримнең олуг аяте

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте турында язган.

«Аятел-Көрси» – Коръәни Кәримнең олуг аяте. Ул үз эченә исме әгъзамны, ягъни Раббыбызның олуг исемен алган.

«Аятел-Көрси»не укучы иртәдән кичкә һәм кичтән иртәнге якка кадәр шайтаннарның зарарыннан имин булыр.

«Аятел-Көрси» Коръәни Кәримнең 1/4 өлешенә тиң. «Аятел-Көрси»не һәр фарыз намаздан соң укучы киләсе фарыз намазга кадәр сакланган хәлдә булыр. «Аятел-Көрси»не даими рәвештә һәр фарыз намаздан соң укучы кешене җәннәттән бары тик үлем генә аерып тора. «Аятел-Көрси»не йортка кергәндә укысаң, шайтан аннан качар.

«Аятел-Көрси»не укучы да, аның балалары да, йорты да, байлыгы да, милке дә, хәтта күршеләренең йортлары да имин хәлдә булыр.

«Аятел-Көрси»не «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аяте белән укыган очракта догалар җавапсыз калмас.

Берәү йоклар алдыннан ихластан «Аятел-Көрси»не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр.

Аның иминлеге өчен 2 фәрештә билгеләп куелыр. Һәрбарчагызга да бәрәкәтле, игелекле, имин көннәр, атналар теләп калам, кардәшләрем! дигән хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев