Әни-Аллаһ мәрхәмәтенә ишек ул!
Мөхәммәдҗан Садыйк.
Бер шәһәрдә яшәүче егет өйләнә һәм туйлар узгач үзенең әнисе белән яшь хатынын чәй табыны артына дәшә. Ризык китерелгәч егет ризыкны пычак алып бүлә һәм зур өлешен хатынына бирә, кечерәк өлешен әнисе алдына куя.
Егетнең әнисе берни дәшми, ләкин яшь хатын бу күренешкә түзеп тора алмый һәм иренә:
– Мин синең мине хәзер үк аеруыңны телим, синнән талак тәлап итәм!
Ире аптырап: ни сәбәпле, мин сине кайсы гамәлем белән үпкәләттем?
Яшь хатын:
– Әнисен түбәнсеткән кешенең балалары киләчәктә мине дә рәнҗетәчәк. Тамыр нинди, аннан үскән җимешләр дә шундый.Минем синнән бала табып синең әниең хәлендә каласым килми!
Һәм ул иреннән аерылып китә.
Аллаһ аны ата-анасын ихтирам итүче ир белән бүләкли.
Еллар үтә. Уртак балалары туа. Алар әти-әниләрен хөрмәт итүчеләр булып үсәләр.
Бервакыт дөягә утырган әлеге хатын, дөяне ике яктан җитәкләп җәяү атлаган уллары белән сәфәрдән кайтып барганда аларга каршы ике дөягә атланган ике яшь егет һәм алар артыннан атлаучы, озын юл авырлыгыннан йончыган карт очрый.
Хатын ул картны үз янына чакыртып ала һәм туйдан соң ук аерылган ирен танып ала:
– Мине таныйсыңмы?
Карт арыган тавыш белән:
– Юк.
– Мин синең туйдан соң ук аерып җибәргән хатының. «Тамыр нинди җимешләре шундый»,–дип әйтмәдеммени мин сиңа?
Минем улларыма кара, алар мине хөрмәт итәләр.Әлхәмдүлилләһ! Ә син әниеңне рәнҗетеп яшәгәнгә, Аллаһ синең үзеңне дә рәнҗетелгәннәр рәтенә төшерде.
Аннан улларына борылып:
– Бу картны, Аллаһ ризалыгы өчен үзегезнең тәрбия-хөрмәтегездән аермагыз!
Нәтиҗә:
Яшь киленнәр! Әгәр дә ирегез сезгә әнисенә караганда күбрәк хөрмәт күрсәтә икән, шатланмагыз! Бу җиңү түгел. Бу картлыгыңда хурлыкка төшүнең башы!
Ирләр онытмагыз! Әни – Аллаһ мәрхәмәтенә ишек ул! Кем шул ишекне яба, үзен Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм итә, яшәү яме булган тормыш нурын үз куллары белән сүндерә!
Яшәү кыска. Без нинди генә гамәл кылсак та, барысы да, һичшиксез, үзебезгә кире әйләнеп кайтачак!
Әти-әни белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыздан да нәкъ шундый мөгамәлә күрәчәкбез!
Мөхәммәдҗан Садыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев