Ары мәчетендә – тәүге ифтар
10 мартта Ары авылы өчен күренекле вакыйга булды: бу авыл мәчетендә мөселманнар өчен тәүге ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Биредә 40тан артык мәхәллә халкы катнашты. Әлеге чара Күлле Киме авыл җирлеге, «Дусым» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре хәер-фатихасы һәм Ары авылы мөселманнары тарафыннан оештырылды. Шунысы гаҗәп: Арыда бу гыйбадәтханә төзелүгә ике дистәдән артык вакыт узуга да карамастан, анда ифтар мәҗлесе бер тапкыр да уздырылмаган икән. Дөресерәге, әлеге чара авыл клубында үткәрелеп килде. Мондагы халык Ары мәчете имамы Фәрит хәзрәт Кәримовнең ураза хакындагы вәгазен тынлап, аның җитәкчелегендә ахшам намазында һәм авыз ачу чарасында катнашып, берсеннән-берсе тәмлерәк төрле тәгамнәрне татып карау бәхетенә иреште. Бу мәҗлестә ут күршебез булган Күлле Киме авылы мәчете имам-хатибы Галимҗан хәзрәт Сабиров та бар иде. Аның ислам дине турындагы нотыгы һәркемнең күнеленә хуш килде. Биредәге халык мондый күркәм мәжлесне оештыруда үзләренә хәерхаклы булган Аллаһыга, аш-су остасы Резеда ханымга, башка пешекчеләргә олуг рәхмәтләрен әйтеп, дога кылып таралышты. Хатыйп Гәрәй.
Фидаил Кадимов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев