Әтнәдә - “Балачак бәйрәме”
Иске Җогып авылында балачак бәйрәме оештырган, уздырган, финанс ярдәме күрсәткән авылда һәм читтә яшәгән барлык авылдашларга – асыл ирегетләребезгә, бәйрәмдә катнашкан барлык сабыйлар һәм аларның әтиәниләре, өлкәннәр исеменнән әйтер сүзем бар.
Кеше гомеренең иң кадерле, истә калган, югалмас истәлекләре – ул туган авылындагы балачак хатирәләре. Еллар, гомерләр уза – ә алар югалмый, күңел түрендә иң кадерле хәзинә булып саклана. Менә шундый югалмас, тарихта, җаннарыбызда уелып калырлык балачак бәйрәме узды туган авылыбыз Иске Җогыпта.
Күркәм, бай эчтәлекле, мавыктыргыч, тамашаларга бай, сабый балаларны үзенә җәлеп итәрлек, хәтерендә мәңге сакланырлык бәйрәмтамаша булды ул. Күпсанлы балаларның актив катнашуы, авылны яңгыратып торган шат авазлар – моның ачык мисалы. Бәйрәмне алып баручы һәм музыка аппаратурасын көйләүче Рамазан Сәләхетдинов, уеннарны үткәрүче Чулпан Корбанованың, аталыуллы Ирек һәм Радик Шәрәфиевләрнең һәм аларның тормыш иптәшләренең осталыгы, тырышлыгы, оештыру алымнары бәйрәмне бигрәк тә күркәмләндерде. Бу бәйрәмнең тәэсире, уңай энергетикасы шулкадәр көчле булды ки, безне – өлкәннәрне, хәтта 80 яшьтән узганнарны да 8 яшенә төшереп, уйландырды, моңландырды, хәтта күзләребезгә сөенеч яшьләре китерде. Кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел. Авылыбызның хөрмәтле җанатар иганәчеләре! Тирән уйланылган, максатчан фикерләрегезне туплап, бергәбергә хөрмәткә лаеклы зур игелекле эш башкардыгыз сез. Туган авылыбызга булган кадерхөрмәт, ярату, тамырларга тартылу – шушы гамәлләрегездә ачык чагылды. Сез барыбызны да сөендердегез, авылыбызның киләчәгенә ышанычлы нигез барлыгын исбатладыгыз. Бүгенге сабыйларның шат авазларына кушылып, матди чыгымнар тотып, сабый балаларыбызда тормышка, авылыбызга хөрмәт уятып илһамландыруыгыз, сөендерүегез өчен сезгә чиксез хөрмәтемне җиткерәм. Йа, Раббым, сезнең киләчәк үзегезнең тормышыгызны да бәрәкәтле итсә иде, сезгә сәламәтлек, озын гомерләр бирсә иде дип, сорап дога кылам. Бүгенге сабыйлар үскәч үзләренең игелекле, мәрхәмәтле гамәлләре белән сезнең үзегезне дә сөендерерләр, ИншәАллаһ! Мин моңа ышанам. Туган авылыбыз – Иске Җогыпның киләчәге аяз күкле булуын, урамында балаларның шат авазлары яңгырап торуын, гаиләләрнең тату, матур, бердәм, бәрәкәтле булып яшәүләрен теләп, барчагызга зур ихтирам белдерәм.
Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев