Әтнәдә – Корбан Гаете
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлге бәйрәм 2025 елның 6 июненә туры килә.
Олы Әтнәдә 6 июнь көнне иртәнге намаз 2.00дә уза. Аннан соң җәмәгатьне вәгазьләү, Коръән уку була. 3.00дә Корбан гаете вәгазе башлана. 3.30да Гает намазы укыла. Ул хөтбә уку һәм Коръән аять-сүрәләре укып, дога кылу белән тәмамлана.
Моннан соң, өйгә кайтып Корбан чалу сөннәтле гамәл санала. Корбан чалу кояш баеганчыга кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле мөселман кешесенең артык 53000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез
Гаеткә барганда тәкъбир әйтеп бару шулай ук сөннәтле гамәл. Әйтик, урам чатларында бергә җыелып, туктап тәкъбир әйтеп алу яхшы булыр. Тагын бер мөһим әйбер – 5 июнь көнне иртәнге намаздан башлап, 9 июньнең икенде намазын да кертеп, фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч тәкъбир-тәшрик: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә, илләллаһу үә Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Үә лилләһил хәмде”, – дип әйтелә. Ирләр аны тавыш белән, хатын-кызлар эчтән генә әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев