Әтнәдә район ифтары узды
Әлеге ифтар башта Олы Әтнә мәчетендә җыелып авыз ачу белән башланып китте.
Әтнәдә район ифтары узды. Район ифтарын булдыруга көч керткән район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, шулай ук кумәк хуҗалык, оешма җитәкчеләренә зур рәхмәт. Әлеге ифтар башта Олы Әтнә мәчетендә җыелып, авыз ачу белән башланып китте. Аннан соң биредә кумәк рәвештә ахшам намазы укылды. Аңа кадәр ук район имам мөхтәсибе Наил хәзрәт җыелган 250ләп райондашыбызны бик утемле сузләре белән вәгазьләде. Моннан соң барыбыз да җыелып "Кала тау" га юл тоттык. Ифтар мәҗлесенең икенче өлеше шунда дәвам итте. Өстәлләр сый нигъмәтләр белән тулган иде. Районыбызнын ифтар мәҗлесен олы кунагыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та уз итте Ул кыскача гына бирегә килуенең максаты һәм ифтар мәҗлесенең искиткеч куркәм булуын билгеләп үтте. Соңыннан ифтар мәҗлесе узды. Биредә авыз ачучы дин кардәшләребезне ризыкландыруны махсус әзерләнгән егет-кызлар башкарды. Моннан соң һәр җирлектән килгән дин кардәшләребез тәравих намазын укырга уз якларына юл тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев