Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әтнәгә казый килде

Мәүлид ае белән бәйле рәвештә, Олы Әтнә мәчетендә мөнәҗәтләр һәм тәкъбир-салаватлар әйтелде.

Авыл имамнары һәм абыс­тайлары утырышында төньяк районнар казые Исмә­гыйль хәзрәт Фәләхиев тә катнашты.
Җыелыш олы кунак килгәнче үк, Коръән аять-сүрәләре белән, дога кылып башланды. Башта кайбер мөһим мәсьәләләр каралды. Әйтик, фарыз, ягъни, һәр мөселман өчен мәҗбүри зәкәтнең бер төре саналган гошер җыю буенча фикер алыштылар. Шөкер, гошер җыюда бик күп дин-кардәшләр катнашып, район авылларында 50 тоннадан артык яшелчә җыеп, төрле мәдрәсәләргә, интернат-мәктәп яки бирү тиеш булган мохтаҗ-фәкыйрьләргә тапшырдылар. Әле исәпкә алынмаган мәхәлләләр өлеше дә бар. Димәк, гошер күләме тагын да күбрәк! Шөкер, халкыбыз дингә елдан-ел күбрәк тартыла. 
Бу темага киң­рәк туктап, Раббыбыз ризалыгын өмет итеп гошер тапшыру һәр мөселман өчен ка­раңгылыктан котылу юлларының берсе икәнен онытмыйк.
Беренчел мәгълүматларга караганда, районыбызның шактый мәчетендә дини укулар оештырыла. Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт әйтүенчә, дини укулар ок­тябрь аенда старт алыр дип көтелә. Аңлашыладыр, ул рәсми рөхсәт нигезендә, Татарстан Диния назәрате күрсәтмәләре буенча, тиешле уку әсбаплары кулланып башкарылырга тиеш.
Моннан соң мөнәҗәт һәм салаватлар әйтү бәйгесе узды. Исеменнән үк күренгәнчә, асылы – югары шатлык хисе белән Аллаһны һәм Пәйгамбәребез Мүхәммәд Мо­стафа салаллаһу гәләйһи үәссаләмне ихлас­тан мактау-данлауга юнәлгән иде. Әйтергә кирәк, аларның нигезендә сорауларга җавап алу, ниндидер сихри могҗизаны ачыклау ята. Биредә катнашкан хәзрәтләр, абыстайлар барысы да ихлас мактауга лаек.
Безнең белешмә
“Мәүлид” мөнәҗәте күләме, гарәп-фарсы лөгатьләреннән кереп калган сүз-гыйбарәләрнең күплеге ягыннан аерылып тора. Ул шәрыкъ әдәбиятында калып­лашкан тәүхид (гарәп атамасы – бер итү, берләштерү) жанрында язылган.
Моннан соң Исмәгыйль хәзрәт чыгышы тыңланды. Мәгънәле һәм игътибарга лаеклы вәгазь булды ул. Аеруча, тәкъдирнең яхшысы-яманы булу турында сөйләүне үз иттеләр. Гомумән, ахыргача аңлап бетермәгән со­раулар күп. Теләсә-кем әйт­кәнгә ышанып фикерләгәнче, үзе­безнең дин җитәкчесе сүзен куллану ышанычлырак.
Соңыннан Исмәгыйль хәз­рәткә шактый күп сорау-мөрә­җәгатьләргә дә җавап бирергә туры килде. Төпле, дәлилле җаваплар яңгырады, шөкер. Районыбыз мөхтәсибәте бик кирәкле очрашу оештырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев