«Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе»
Әтнә үзәк балалар китапханәсендә шул исемдәге бик җылы очрашу узды.
Агымдагы ай ислам дөньясында изге Рамазан ае буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Әтнә үзәк балалар китапханәсендә “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дип исемләнгән очрашу узды.
Очрашуга Әтнә үзәк мәчетенең имам мөхтәсибе Наил хәзрәт һәм мөслимә кардәшләребез Гөлназ ханым белән Ләйсән ханым кунак итеп чакырылдылар.
Кичәдә кунакларыбызның бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак тәрбиясенә кагылышлы хезмәтләренә, китапларына таянып яхшы сүзнең тәэсир көченең зурлыгына төшендерү, изге гамәлгә тиң булуын күрсәтү, әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьле, дусларга-туганнарга игътибарлы, ярдәмчел булу – кыскасы, әхлак сыйфатлары турындагы гаять эчтәлекле чыгышларын укучылар йотлыгып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.
Ахырдан кунакларыбыз укучыларга истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев