Бәрәскәдә – динебез почетта
Мәчет каршында дини өйрәнүләр узып, укырга өйрәнгән өлкән яшьтәге апа-әбиләр Коръән хәтем кылдылар
Әле күптән түгел генә Бәрәскәдә алар Коръән укырга азапланып өйрәнгәннәр иде. Бүген инде теләсә-кем көнләшерлек итеп, тәҗвид белән, махраҗларын да тиешенчә чыгарырга тырышып, Коръәнне тулысынча укып чыктылар. Аны багышларга Әдһәм хәзрәтне чакырганнар. Ә моны оештыру эшен, Коръән укырга өйрәткән Люция абыстай үзе башкарды. Кичәге колхозчылар гарәп телендә бик матур укыйлар, бәхәссез, соклангыч!
Шундый изге эш башкарганнары өчен аларны котларга дип “Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, күмәк хуҗалыкның ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Садриева да килгәннәр. Әдһәм хәзрәткә һәм Люция абыстайга, шушы әби-апаларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, һәрберсенә күчтәнәчләр тапшырдылар... Монда ни әйтергә инде?! Бары тик – “Ленин”дагы мондый чаралар өчен һич гаҗәпләнерлек түгел дияргә кала. Чынлыкта шулай бит!
Бу хакта газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев