Әлеге булачак ифтарга әтнәлеләр дә юл тотты.
Республикакүләм ифтар программасы «Казан-Экспо» фойесында 15:00 сәгатьтә башлана. Ифтарда 13 мең кеше катнашачагы мәгълүм.
Ифтарга килүчеләр мөселманнар, танылган татар хәзрәтләре рамазан ае фазыйләтләре һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләр һәм мөнәҗәтләрен тыңлый алачак.
Авыз ачу вакыты җиткәч, азан яңгыраячак, һәм кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ахшам намазын укыячак.
Намаздан соң ифтарга килүчеләр өстәлләр урнаштырылган.
Хәерле юллар сезгә. Укыган догаларыгыз, тоткан уразаларыгыз кабуллардан булсын.
Нет комментариев