Авыл клубы җитәкчесе Камил Галләмов бу хакта шатланып хәбәр итте.
Авыл уртасында мәһабәт бина булып калкып чыккан мәчеткә якты нур иңгәндәй булды. Шөкер, әлеге зур чарада районның имам-мөхтәсибе җитәкчелегендә авыллардан килгән имамнар, Чембулатның үз һәм күрше-тирә авыл халкы катнашты. Район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, "Тан" ҖАХК рәисе Алмаз Сибагатуллин, мәчетне эшләткән эшмәкәр Хәлил Хәбибуллин, аның әти-әнисе олы кунаклар булдылар. Кыскасы, кунаклар бик куп иде монда. Ә мәчеткә айны Камил Галләмов куя, шунда ук өйлә намазы да укыла.
Ә соңыннан клуб ишек алдында, саф һавада урнаштырылган өстәл артында табадан яңа төшкән коймак белән кайнар чәй эчеп, кавын-карбыз ашыйлар.
Нет комментариев