Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Дога кылуның кайбер әдәпләре

Шулар турында кыскача гына.

1️⃣ Дога кылучы тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңелен тынычландыра, башын түбән игән хәлдә кыйблага таба юнәлә һәм учларын өскә күтәрә.
2️⃣ Доганы басынкы тавыш белән тыныч кына әйтәләр. Сабырсызланып, көйләп уку килешми (әгәр инде бу ирексездән шулай ияләнелгән икән,
гаеп ителми).
3️⃣ Дога уку өчен уңайлы вакыт вә урын сайлау да бик мөһим, чөнки болар да аны кылуның әдәпләре булып санала.
4️⃣ Садака бирү яисә ярдәм сорап килүчегә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү, Аллаһыны зикер итү, гыйбадәт кылу һәм намаз уку доганың кабул булуына уңай йогынты ясый.
5️⃣ Дога кылганда ата-ана һәм дин-кардәшләр хакын искә алу хәерле.
6️⃣ Доганы берничә тапкыр, ким дигәндә, өч тапкыр кабатлау тиеш. Аның кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев