Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Гаеткә бәйле сөннәт гамәлләр

30 мартта Ураза гаетен билгеләп үтәбез. Безне шушы көннәргә китереп җиткергәне өчен, Рамазанны тулысынча диярлек ураза тотып чыгарга насыйп әйләгән өчен, Алланы Сөбхәнә Тәгаләгә шөкер, хәмед-сәнәләр булса иде

Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләмин. Көтеп алган гает килеп җитә. Мөселманнарның олы бәйрәме — Ураза гаетен (гайдул фитр — гарәпчә) каршы алабыз. Шушы бәйрәм белән бәйле булган гамәлләр бар.

Гает намазы безнең өстә бурыч булып тора. Галимнәр арасында хиләф бара. Гает намазы ул — фәрдүл-гаенмы, фәрдүл-кифаямы? Ягъни һәрбер кешегә дә фарызмы яки өммәтебездә безнең җирлектә, безнең мәхәлләдә җәмәгать укыса, калганнарыбызның бурычы төшәме? Кайбер галимнәр, фәрдүл-кифая, ди. Мәхәлләдә җәмәгать гает намазын җыелып укый икән, без бармасак, безнең өстән төшә, гөнаһ язылмый.

Кайбер галимнәр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллану гәләйһи үә сәлләм әйткәнчә, һәрбер кешегә, һәрбер ир-атка бу фарыз, ди. Галимнәр арасында бик зур хиләф булмаса, дөресрәге, фәрдүл-кифая булыр. Җәмәгать белән укылса, калган кешеләрдән моны үтәү бурычы төшә. Ләкин бернигә дә карамастан, гает намазына барырга тырышырга кирәк. Чөнки ул елга ике генә килә торган бәйрәм, шуның берсе — Ураза гаете, икенчесе — Корбан гаете. Мондый форсатны кулдан ычкындырмыйк.

Гает намазына хәтле булган сөннәт гамәлләрнең берсе — намазга барыр алдыннан госел алу, юыну-чистарыну. Татарларда гает алдыннан кичтән мунча керү гадәте бар. Бу сөннәткә муафикъ булган яхшы гадәт булып тора.
Бәйхакый җыентыгыннан хәдистә болай диелә: «Бер кеше госел турында сорый: ни вакытта госел алу сөннәт булып тора? Гали радыйАллаһу гәнһу санап китә: җомга, Гарафә, ике гает көнендә госел алу сөннәт булып тора».

Икенче сөннәт — гает намазына барганда хуш исле май-миск, ягъни парфюм тидерү. Имам Мәлик әйтә: «Галим әһелләреннән ишеттем, һәрбер Гаеттә өндиләр иде: хуш исле майлар сөртергә һәм матур итеп киенергә».
Өченче сөннәт — иң матур кием кию. Гаеткә һәркемгә иң яхшы киемен киеп бару хәерле гамәл санала. Тәбәрани җыентыгында Ибне Габбас әйтә: «Пәйгамбәребез шушы гаеткә иң яхшы, иң матур күлмәген кия иде».

Дүртенче сөннәт — намазга чыгып киткәнче җиңелчә ашап алу, чәй эчү яки берничә хөрмә ашап су эчү. Әнәс радый Аллаһу гәнһу әйтә: «Пәйгамбәребез Ураза гаетенә берничә хөрмә ашап алмыйча чыкмый иде». Хикмәте нидә? Син бүген уразада түгел, ашап китәсең. Гает намазы кояш чыгып ярты сәгатьтән соң укыла. Ашап китү синең уразада түгеллегеңне күрсәтү була. Гает көнне ураза тотарга ярамый. Син шатланырга, төрле тәм-томнар ашап, гаиләң белән бәйрәм итәргә тиешле.

Бишенче сөннәт — мәчеткә җәяү бару. Мәчет ерак булып мәшәкать тудырса, машинада бару рөхсәт ителә. Ләкин мәчеткә җәяү бару хәерлерәк. Өйдә тәһарәт алып, җәяү барасың икән, һәрбер адымың саен Аллаһы Тәгалә савап яза, гөнаһыңны сөртә. Мәчеткә бер юлдан барсаң, икенче юлдан кайту шулай ук сөннәт булып тора. Бер сәхәбәдән килә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм, барган юлыннан түгел, икенче юлдан кайткан». Ни өчен? Чөнки юлдан кайтканда шулай ук савап языла. Кардәшләрең белән сәламләшәсең, бәйрәм белән котлыйсың. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезне кабул кылсын дип дога кыласың. Бу үзе бер хикмәт.

Алтынчы сөннәт — тәкбир әйтү. Шәүвәл аеның яңа аен күрдек, дип хәбәр килеп, иртәгә ахшам намазыннан соң гает була диелгәч тә имам хөтбә сөйләргә чыкканчыга кадәр, тәкбир әйтергә тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 185нче аятендә «Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аңа тәкбирләр әйтеп, зурлавыгызны тели», — ди. Без өйдә, юлда, кибеттә булабызмы, кайда гына булсак та, күбрәк тәкбир әйтеп калырга тырышыйк.

Гает намазы ике рәкәгать укыла. Аның өчен азан һәм камәт әйтелми. Гает намазына хәтле дә, аннан соң да бернинди намаз укылмый. Намаз мәчеттә укылса, мәчет намазы укырга рөхсәт ителә. Килеп утырабыз һәм имамны көтәбез.

Аллаһы Тәгалә шушы сөннәтләрне башкарып чыгарга, Аны мактап тәкбир әйтергә насыйп итсен иде. Икенче Рамазан аена ирештерсен иде, тагын да күбрәк изгелекләр кылырга насыйп әйләсә иде.

Рамазан ае бетү белән изгелекләр кылуны дәвам итәргә кирәк, җәмәгать. Без бит Рамазан аена түгел, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз. Шуңа күрә Рамазан төгәлләнгәч тә, гыйбадәтләребезне дәвам итик.

Аллаһы Сөбхәнә Тәгалә безне шушы тәүфыйк-һидаятьтә калдырсын иде. Аңа гына гыйбадәт кылучы булырга язсын. Коръән укуыбызны, җәмәгать намазларына йөрүебезне, сәдакалар бирүебезне, нәфел уразаларын тотуны (дүшәмбе, пәнҗешәмбе) һәм һәр Хиҗри айның 13, 14, 15нче көннәрендә уразалар тотарга насыйп итсәң иде, йа Раббым! Әмиин!

Раил хәзрәт Фәйзрахманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев