Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Гамәл капчыкларыгызда ниләр бар?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мәетне озатканда кабергә өч нәрсә ияреп бара, икесе кире кайта, берсе генә үз янында кала. Гаиләсе, малы (байлыгы) вә гамәле иярә. Малы белән гаиләсе кайталар, янында гамәле генә кала”, – дигән.

Гамәл дип намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, сәдака бирү кебек гыйбадәтләрне генә аңларга ярамый. Дөрес, болар да гамәл, хәтта бик фазыйләтле гамәлләр. Шулар белән бергә “гамәл” төшенчәсенә башка нәрсәләр дә керә.

Бер эткә су эчерү сәбәпле, фәхишә бер хатынның гөнаһы ярлыкану 169нчы хәдистә үтте. Намаз, ураза, хаҗ вә башка гыйбадәтләрдән ләззәт алу турысында сәхабәләр кадәр кеше булуы шөбһәле. Ләкин алар шушы гыйбадәтләр белән генә канәгатьләнмичә, сәүдә кылдылар, бакчачылык белән шөгыльләнделәр, Аллаһның юмарт икәнлеген яхшы белсәләр дә, Аллаһ юмарт дип сузылып ятмыйча, маңгай тирләрен агызып эшләделәр” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль кәлим шәрехе”. 340нчы хәдис. 1916).

Я, Раббым, гамәл капчыкларыбызны изгелекләр белән тутырырга насыйп әйлә!
Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев