Яңа ай туганны күргәндә нинди теләк телисез?
Дин һәм без

Яңа ай туганны күргәндә нинди теләк телисез?

Түбәндәге доганы укыгыз.

Яңа ай туганны күргәндә, түбәндәге дога укыла:

Әллааһү әкбәр (з мәртәбә). Әллааһүммә әһлиһү гәләйнәә бил-әмни үәл-иимәәни үәс-сәлаамәти үәл-ислаам. Әллааһүммә-җгәлһү ләнәә һиләәлә хайрин үә рушд.

Мәгънәсе:
Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк. Йә Рабби, бу айны безгә иминлек һәм иман, сәламәтлек һәм мөселманлык белән тудыр. Шулай ук аны безгә изгелек һәм тугрылык ае итеп кыл.


Нет комментариев