Яңгырады “Әтнә азаны”
Яңа Шашы мәчетендә республикакүләм “Азан бәйгесе”нең район этабы узды.
Аны, елдагыча, район хакимиятләре ярдәме белән Татарстан Диния назәрате уздыра. Яңа Шашы мәчетендә узганы, аңлагансыздыр инде, район хакимияте, район мөхтәсибәте һәм “Таң” күмәк хуҗалыгы ярдәмендә үтте. Моннан элеккесе, хәтерлисездер, “Ленин” ярдәмендә Таш мәчеттә узды. Ә финал өлешен Бәрәскә мәдәният йортында күрү бәхетенә ирештек.
Бик күпләр, нигә кирәк инде ул азан бәйгесе үткәрү дигән сорау белән җәфаланадыр. Җавабы – бик гади. Мәчеттә укырга төрле яктан төрлечә чакыруны ишетеп, үзегез дә гаҗәпләнәсездер. Менә шуны бердәм стандартлар нигезендә, чын татар азаны итеп яңгыратырга телиләр.
Инде бик күп мәчетләрдә татар моңы катнаш азан яңгырый. Ә үсеп килүче яшь буын аркылы киләчәктә ул бөтен республикага яңгырар дип өметләник.
Башлангычында, узган елгы кебек үк, ике Марсель – Вәгыйзов белән Әхмәдуллин һәм Миңгол Галиев.
Болар – остазлар, бәйгегә килгән балаларны дөрес итеп азан әйтергә өйрәтәләр. Әйтүләренчә, төп асылы – татар мәкаме, татар моңы булу.
Сүз уңаеннан әйтеп узыйм, Марсель Вәгыйзовны җырчы буларак кына белүчеләр күптер. Ә ул бүгенге көндә мәдрәсәдә укый, Казан һәм Татарстандагы күп мәчетләрдә намазга чакырып аның тавышы яңгырый.
Югарыда телгә алган остазлар бәйгегә килгән 8-14 яшьлек балаларны беренче чиратта дөрес итеп сулыш алырга, аны азан әйткәндә дөрес итеп бүләргә, шул ук вакытта ноталарны кулланырга өйрәттеләр – “Осталык дәресләре” дип атала болары.
Ни өчен күплек санда дип гаҗәпләнмәгез, эш шунда остазлар балаларны аерым төркемнәргә бүлеп өйрәттеләр.
– Бәйгедә катнашырга теләк белдереп 48 бала килде.
Башлангыч күзәтүләрдән чыгып әйтергә була – бар да тырышлар, “Булдырам” дип янып торалар, – дип куана имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт.
Кабат бәйгегә әйләнеп кайтсак, балалар килүгә ашап-эчеп алдылар.
“Осталык дәресләре”ннән соң, остазлар “Телеграмм-канал”да махсус төркем булдырып, азанчы балалар белән шунда аралаша торган булалар. Шул нигездә иң-иңнәрен сайлап алып, финалга үткәрәләр.
Кыскасы, алда безне бик күңелле финал көтә. Узган елгысын күзаллаган хәлдә шулай дип өметләнергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев