Иске Өҗем мәчетендә – Мәүлид бәйрәме
Дин һәм без

Иске Өҗем мәчетендә – Мәүлид бәйрәме

Ерактан балкып торучы авыл мәчетенең ишегалдында зур итеп табын җәелгән.

Җомга намазыннан соң, авыл халкы шунда агылды. Иске Өҗем авылы имамы Рафил хәзрәт тырышлыгы белән һәм әлбәттә, химаячеләр ярдәмендә мәчет алдындагы мәйданда зур чара – Мәүлид ашы оештырылды.

“Күптәнге хыял иде. Шөкер, мәҗлескә килүчеләр күп булды. Төп максактыбыз – халык күңеленә вәгазьләр аша үтү иде. Өлешчә булса да, максатка ирешелде дип саныйбыз, – диләр оештыручылар.


Нет комментариев