Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

“Итиль буена сәяхәт”

Яңа Шашы китапханәсе җирле мәктәп бинасында урнашкан.

Китапханәче Надия Нәҗмиева “Идел буе Болгарында ислам дине кабул итүгә 1100 ел” булуга багышланган махсус күргәзмә белән таныштырды. Монда өлкәннәр генә түгел, балалар өчен дә китаплар бар.

Күбесе Солтан Шәмси һәм Искәндәр Измайлов авторлыгында дөнья күргән. Арадан Ибн-Фадланның “Итиль буена сәяхәте” белән бәйлесе аеруча кызыксыну уята икән. Шулай ук якташыбыз, күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән профессор Илдар Низамов бүләк иткәне дә бар.

Кызганычка каршы, татар телендәгеләре аз. Күбесе – рус телендә. Шуңа күрәдер китапханәче дә:

– Башлыча студентлар яки тарих белән кызыксынучылар алып укый, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев