Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Гаилә» мәчетендә ачык лекция укыды

Кичә Казанның «Гаилә» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында вәгазь кичәсе узды

Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Кичә Казанның «Гаилә» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында вәгазь кичәсе узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мондый ачык лекцияләр үткәрүнең мөһимлеген ассызыклап үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Казан шәһәренең төрле почмакларыннан йөзгә якын кеше килде: алар Мөфтинең вәгазен тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Җыелган халык алдында Камил хәзрәт «Коръән һәм Сөннәт» темасына лекция сөйләде. Ул Ислам динендә мәзһәбләр темасына тукталды, пәйгамбәрләр, сәхабәләр һәм танылган мөселман галимнәре тормышыннан нәсыйхәтләр җиткерде.

 

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Вәгазь кичәсенең интерактив өлеше аеруча җанлы һәм истә калырлык булды: Мөфтигә Ислам гыйлеменең төрле өлкәләре буенча сораулар яудырдылар. Камил хәзрәт хаҗ кылуга кагылышлы, шулай ук казага калган намазларны уку, хәләл тормыш рәвеше алып бару, хәләл һәм хәрамны аеру, үзеңне һәм якыннарыңны хәрам ризыклардан саклау һ.б. көнүзәк сорауларга аңлатмалар бирде.

Очрашу ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дин юлында озак еллар хезмәт куеп, Ислам кыйммәтләрен үстерүгә һәм саклауга, рухи-әхлакый тәрбия, гыйлем бирүдә бәһасез һәм намуслы хезмәте өчен «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы» медален тапшырды, диелә хәбәрдә.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев