Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Күңелләрдә иман нуры

Китапханәләр челтәре мөхтәсибәт белән берлектә әнә шул исемдә районкүләм иҗади бәйге уздырды. Исеменнән үк аңлашылганча, темасы динебез белән бәйле иде.

Бәйге 3 номинация буенча, яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә төркемнәргә бүлеп үткәрелде. Конкурсантлар ислам диненә булган мөнәсәбәтләрен рәсем ясап, инша һәм шигырь язып белдерделәр. Бәйгедә 10 яшьтән 35 яшькә кадәрге Әтнә районы балалары һәм яшьләре катнашты.

Бурычы – яшь буынга рухи белем бирү, әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, яшьләрне дин мәдәниятенә һәм тулаем дөнья мәдәниятенә җәлеп итү, яшь талантларны ачыклау, сәләтле яшьләргә һәм башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, татар телен һәм әдәбиятен, ислам динен пропагандалау иде. Бәйгедә катнашучыларның күплегенә – барысы 80гә якын эш килгән, ул эшләрнең эчтәлегенә, балаларның аларны башкару осталыгына караганда, бәйге максатына иреште дә.

Беренче этапта һәр авыл китапханәсе бу өлкәдәге талантларны барлаган, һәр эшне Әтнә үзәк китапханәсенә юллаган. Ә ул эшләрнең һәрберсен белгечләр карап, тикшереп урыннар билгеләгән.

Җиңүчеләр исемлеге һәм фотолар белән газетабыз сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев