Кеше үлгәннән соң да нинди эшләр өчен савап языла?
Дин һәм без

Кеше үлгәннән соң да нинди эшләр өчен савап языла?

Бу хакта Татарстан мөфтие нинди эшләр өчен савап язылуын әйтте.

Кеше үлгәннән соң аның игелекле эшләре язылудан туктатыла, әмма өч искәрмә бар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте.

Дәлил итеп ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. бу хакта әйткән сүзләрен китерә.

«Кеше үлгәч, аның өч нәрсәдән кала башка эшләре туктатыла: өзлексез сәдака, башка кешеләр файдалана ала торган белемнәр, яки Аллаһы Тәгаләгә аның өчен ялварып дога кылучы балалар», – дип хәдис текстын китерә Макстагы үз каналында Камил Сәмигуллин.

Татар-информ


Нет комментариев