Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Кич идән себерәсезме? “Дошманыңның исемен атап себер!»

Сорау-җавап

Дөнья булгач, кич җиткәч тә өй җыештырырга, тузан сөртергә, идән юарга яки себерергә туры килә. Әмма, каян килгәндер ул гадәт, кояш баегач, мондый эшләрне башкарырга ярамый, диләр.  Шуңа бәйле, берәүләрнең кич идән себерергә туры килгәч, аралашмый, дошманлашып яшәгән күршеләренең исемнәрен атаганын күреп хәйран калган идем. Шулай тиеш, диделәр. Бу чынлап та шулаймы?

Күпләрдә туа торган бу сорауга  Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВның җавабы бик урынлы булыр:

– Ислам дине чисталыкка бик зур игътибар бирә. Аллаһы Тәгалә үз китабында безгә, тән чисталыгын, кием чисталыгын саклап, намаз укырга әмер итә. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам дә бер хәдистә: җирләребез дә гел чиста булырга тиеш.

 Күбебез көндез эштә була. Шуңа күрә өйне кич белән җыештыруның бернинди зарары юк.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев