Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Күәм авылы мәчетендә балалар арасында бәйге үтте

Бәйгедә кырыкка якын бала катнашты.

Күәм авылы мәчете күптән түгел генә түбәләрен һәм манарасын яңарып, искиткеч гүзәл төсмер алган иде. Ниһаять, яңартылган мәчеттә балаларның Коръән уку бәйгесе узды.

Биредә катнашучылар шактый күп иде. Кырыкка якын бала бәйгедә көч сынашты.Хәер бәйге дию дөрес тә булмас, чөнки динебездә гаделлек хөкем сөрә. Шул сәбәпле бүләкләр дә балаларның һәрберсе нә дә бер чама әзерләнгән иде. Бары тик I, II, III урын алучыларга өстәмә грамоталар, дөресрәге урыннар язылган грамоталар бирелде.

Башка яктан бернинди аерма да булмады. Мондый бәйгене оештырган район имам мөхтәсибе Наил хәзрәткә, Күәм авылы мәчете имамы Ленар хәзрәткә Аллаһының рәхмәте булсын.

Барысында уйлап, тиешенчә оештырганнар. Ахырдан балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә өстәл әзерләнгән. Вакыт файдалы узсын өчен мөмкинлекләр дә булдырылган. Бәйгене карарга килүчеләр арасында авыл халкы гына түгел күрше тирә, ерак авыллардан да килгән имамнар һәм абыстайлар да бар иде. Кыскасы, бик файдалы, күңелле бәйге булды бу. Әлеге бәйгедән фоторепортаж тәкъдим итәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев