Мәчет – ул Аллаһ йорты гына түгел, ә авыл халкы өчен рухи терәк, берләшү урыны да
Чембулат авылы мәчете – чын мәгънәсендә халык мәчете.
Биредә кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә, шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашырга өйрәнәләр.
Авыл халкы да яңа мәчеткә бик шат. Олысы да, кечесе дә бирегә тартыла. Мәчет тирәсе һәрвакыт чиста, пөхтә, күңелгә рәхәтлек бирә торган урынга әверелгән.
Чембулат авылы мәчете яңа гына ачылса да, гел кунаклар кабул итә.
Намаз укырга җыелулар, вәгазъ сөйләүләр - үзенә күрә бер бәйрәм. Мәчеткә йөрүчеләр дә артты. Хәтта Казаннан кайткан кунаклар да еш була биредә.
Җомга намазыннан соң Камил Галләмов килгән кунакларны пылау пешереп сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев