Мәңгәр мәчетендә Корбан гаете көнне балалар өчен матур бәйрәм узды
Балалар Коръән сүрәләре сөйләп, бәйгеләрдә катнашып, чүлмәк ватып бүләкләр алдылар.
Мәңгәр мәчетендә балалар өчен матур бәйрәм узды. Балалар төрле баллы тәм томнардан авыз итеп, батутта сикереп, тауда шуып рәхәтләнеп уйнадылар.
Иң күңеллесе «Пенная вечеринка» булды. Соңыннан күмәкләшеп намаз укыгач, учакта корбан тана итеннән пешкән пылау белән сыйландылар.
Бу барысы да Аллаһ ризалыгы өчен оештырылган күңелле кичә, үсеп килүче яшь буын өчен дини бәйрәмнәр күңелләрендә тирән эз калдырса иде.
Балалар әти-әнине кабатлап үсәләр, шуның өчен дә татарда шундый әйтем бар: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Әти-әни бала өчен иң әүвәл үзе үрнәк булырга тиеш.
Динебезгә кайтып Аллаһ кушканын үтәп балаларыбызга дини тәрбия бирергә насыйп итсен.
Бик күп авылларга үрнәк булырлык, балалар өчен шундый бәйрәм бүләк иткән иганәчеләргә авыл халкы бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев