Мөфтиебез Камил хәзрәткә рәхмәт
Хөрмәтле мөфтиебез Камил хәзрәт! Сезне 13 мең кешене колачлаган республикакүләм ифтар мәҗлесе уздыруыгыз белән ихлас котлыйбыз!
Хөрмәтле мөфтиебез Камил хәзрәт!
Әтнә районы мөхтәсибәтенә кергән барлык мәхәллә исеменнән мөфти булып сайлануыгыз белән котлыйбыз! Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә Аллаһ ярдәмен һәм бәрәкәтен бирсен.
Камил хәзрәт! Сезне 14 мең кешене колачлаган республикакүләм ифтар мәҗлесе уздыруыгыз белән ихлас котлыйбыз!
Биредә оештыру соклангыч булды. Ифтар гына да түгел, корылтай да, намаз уку һәм ифтар бүлмәләре, хәтта күргәзмә, сәүдә урыннары да бер түбә астында булу чараның дәрәҗәсен бермә бер арттырды.
Элекке еллар белән чагыштырсак, алга китеш - күз алдында.
Аеруча волонтерларның һәр адымда ярдәм итәргә ашыгуы, ярдәм кулы сузуы бик урынлы иде.
Ифтардагы ризыкта сыйфатлы ,һәрбер кешегә куп итеп әзерләнгән.Ә инде Татарстан Республикасы Рәисе һәм хөкүмәтебез вәкилләре, шулай ук бик күп кунаклар катнашу Татарстаныбызның да, республикабыздагы Ислам диненең дәрәҗәсен күрсәтә.
Әмма гомумән фикер бер генә - ошбу чараның кирәклеге, халыкны берләштерүдә, динебезгә тартуда әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Әтнә районы мөхтәсибәте исеменнән олугъ рәхмәтебезне җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев