Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Өйдә эт белән песи тотарга ярыймы?

Әлеге җан ияләренә игътибарлы һәм кайгыртучан булудан тыш, аларга карата булган кайбер тыюлар да бар.

Үзебез яшәгән өй эчендә ЭТ АСРАУНЫ динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе Ислам буенче нәҗес булып санала. Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән намаз уку гыйбадәт кылу дөрес булмый.

Расүлебез Мөхәммәд сәләллаһи гәләйһи вә сәлләм: «Эт булган йортка Аллаһ тәгаләнең Рәхмәт фәрештәләр кермәс», - дип әйткән.

Әмма, бу этләрне асрау гомумән тыелган гамәл дигән сүз түгел, билгеле.
Этләрне сарайда, ишек алдында, йортыңны, малларыңны саклау өчен тоту, асрауда бернинди дә начарлык,гонах юк...

Өйләрендә ПЕСИ тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз өеңдә дә, сарайда да асрарга мөмкин. Расүлебез мәчеләрне чиста хайваннар дип әйткән, хак, дөрес хәдисләр күп.

Шулай ук үзебезнең кул астында булган мәхлүкъларны, этләрне, мәчеләрне башка җанварларны асрау гына түгел, ә тәрбияләү, вакытында ашату-эчертү турында да истән чыгармасак иде, чөнки без Кыямәт көнендә моның өчен җавап бирәчәкбез.
Олы хөрмәт һәм изге теләкләр белән, Рөстәм хәзрәт Гәрәев.
Биккол авылы мәчете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев