Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Район мөхтәсибәте авыл мәчетләре имамнары катнашында чираттагы бәйге уздырды

Олы Әтнә мәчетендә 16 ирмалай һәм кыз бала намаз укуда ярышты.

Алдан хәбәр ителеп, 30дан артык кеше катнашырга теләк белдерсә дә, яртысы, ни сәбәпледер, килмәде.

Бу очракта, оттырдылар дияргә кирәктер. Чөнки, мөхтәсибәтнең бүләкләре дә саллы, күп очракта, урыннар биреп бүләкне кечкенәгә­зурга бүлмиләр. Катнашучыларның барысын да бүләклиләр. Бу очракта да шулай булды. Бүләкләре, әйткәнемчә, мулдан иде. Шулай да урыннарны билгеләп, дипломнар бирделәр. “Киләчәккә стимул бу”, – дип аңлаттылар.

Тагын бер күңелле мизгел– бәйгенең химаячесе Сәрия Хәйруллина балаларга тәмле­ ­татлы ашау­эчү оештырган. Тәм­том ашап, тәмле су эчеп рәхәтләнде балалар. Аздан да күңел була, диләр бит. Ә бу киләчәктә дә мөхтәсибәт уздырган бәйгеләрдә катнашуга этәрәчәк, динебезнең ныгуына сәбәпче булачак. d

Апрель аенда тагын бер бәйге уза – бу юлы Коръән уку ярышы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев