Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Тормыш гыбратләре

Ришат хәзрәт Курамшин.

➢ Авызы ябылган балык кармакка эләкми ул. Шуңа күрә өч кат уйла да... тагын дәшмичә кал.
➢ Бәхетне “урлаучы” шундый 3 нәрсә бар: үткәннәр өчен үкенү, киләчәк өчен кайгыру һәм хәзергесе өчен шөкер итмәү.
➢ Яшәеш чынбарлыгы шулдыр: аз белгән кешеләр күп сөйләшә, күп белүчеләр исә дәшми.
➢ Үз кыяфәтен кайгыртучы кызга караганда үз-үзенең тотышын кайгыртучы кыз күпкә матуррактыр.
➢ Алучы кеше учларын тутыра, биргән кеше исә – йөрәген.
➢ Кеше асылын ике нәрсә билгели: аның мохтаҗлык вакытындагы сабырлыгы һәм муллык вакытындагы үз-үзен тотышы.
➢ Сабырлык ул гадәти түзү генә түгел. Чын сабырлык ул – нинди хәлгә эләгүеңә карамастан, шул хәлне Аллаһның хөкеме дип кабул итеп, шуңа күнеп түзү.
➢ Хикмәт иясе ул – күпне белүче түгел. Хикмәт иясе ул – кирәклесен белүче.
➢ Караңгылык белән көрәшмәгез. Утны яндырыгыз да – шуның белән шул.
➢ Аллаһны онытуга сәбәп булган шатлыкка караганда Аңа дога белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән авырлык хәерлерәктер...

Чыганак:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев