Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Тыныч йоклар өчен нишләргә?

Казанда танылган өшкерүче Фәрит хәзрәт Кадыйров белән әңгәмәдән өзек.

— Тыныч йоклар өчен тәһарәт алыгыз. Ул чакта Аллаһның рәхмәт фәрештәләре чорнап алырлар. Алар зикер, тәсбихтә булалар, кеше йокыдан торгач кына туктарлар.

Тәһарәтле кеше янына җен-пәриләр дә килмәс. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ятар алдыннан шушыларны эшләмичә йокламагыз — дүрт мең сум сәдака бирмичә, Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыкмыйча, Кәгъбәтулланы тәваф кылмыйча, мохтаҗларның күңелен шатландырмыйча, җәннәттә үзегезгә урын әзерләмичә”, — дигән.

Сәхәбәләр исә: “Аллаһның рәсүле, бу эшләрне бер көндә эшләп бетереп булмый бит, көн саен 4 мең сум сәдака бирә алмыйбыз, көн дә Кәгъбәтуллага да бара алмыйбыз, Коръәнне укып чыгарга да вакыт кирәк. Безгә нишләргә?” — дигәннәр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә, 4 мең сум сәдака бирүегез 4 тапкыр “Фатыйха” сүрәсен укуга тиң, Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу 3 мәртәбә “Ихлас” сүрәсен уку кебек, Кәгъбәтулланы әйләнү пәйгамбәргә 11 тапкыр салават әйтү, ятимнәрне сөендерү “Лә иләһә илләлаһү” кәлимәләрен әйтү, дигән.

Үзеңә җәннәттә урын әзерләү “әстәгъфируллаһи, әстәгъфируллаһи, әстәгъфируллаһи, тәүбә вә әтүбү иләйһи” диеп, тәүбә истигъфар кылуга тиң, дигән.

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев