Ураза гаете мөбарәк булсын!
Бәйрәм намазы кояш чыгып ярты сәгатьтән соң уза. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевтән сораштык.
Олы Әтнә мәчетендә Ураза гаете 20 март көнне иртәнге сәгать 5.45 башлана. Башта гает вәгазе уза. 6.15ләрдә гает намазы уза. Аннан соң ике хөтбә көтелә.
Бәйрәмгә тәэбир әйтеп килү саваплы. Бу көнне ураза тотарга ярамый. Шулай ук Ураза гаете рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
Бу көнне туганнар белән күрешергә һәм тирә-яктагыларга карата яхшылык эшләү, изге гамәл кылу яхшы санала.
Шулай ук бәйрәмгә кадәр үк фитр сәдакасын бирергә кирәк. Газетабызда бу хакта язган идек инде. Фитр сәдакасын үзе балигъ булган, үз акылында һәм бурычлары булмаган һәр мөселман бирергә тиеш. Аны ашамлыклар белән дә, акчалата да бирергә була.
Фитр сәдакасының төп максаты – мохтаҗларга ярдәм итү. Аның күләмен Татарстан Республикасы мөфтияте билгели. Башкача әйтсәк, ул нисаб күләме белән билгеләнә. Әйтик, быел кешенең көмеш буенча нисабы 120 мең сумнан ким булмаса, 200 сум фитр сәдакасы бирү тиеш. Әгәр нисаб күләме алтын буенча 940 мең сум булса, фитр күләме 1200 сум тәшкил итә.
Намаздан соң мөселманнар, гадәттә, зиярәт кылалар, туганнар барысы бергә бәйрәм табыны артында җыелып, гает коймагыннан авыз итә.
Тагын бер әйбер – җомга көн бу. Ураза гаете дип җомганы оныта күрмик, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев