Вафат булган ата-ана өчен садака бирү
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
Пәйгамбәребез янына бер кеше килеп: “Әтием вафат булды, аның байлыгы калды, вәсыятен әйтмәде. Әгәр аның исеменнән садәка бирсәм, бу аның хаталары кичерелүгә сәбәп булырмы?” – дип сораган. Пәйгамбәребез: “Әйе,”- дип җавап биргән (Имам Мөслим җыентыгында).
Садаканы акча белән генә чикләргә ярамый. Әгәр кеше: әҗере савабы вафат булган әниемә булсын дип, берәр төрле изгелек эшләсә, файдасы мәрхүмгә ирешә. Элек-электән мөселман илләрендә күп кешеләр вафат булган туганнары исеменнән коелар казытканнар, кешеләргә сулар китергәннәр. Сәгд ибн Губәдә пәйгамбәребез янына килеп: «Әй, Аллаһының илчесе! Әнием вафат булды, аның өчен садәка бирсәм буламы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез: «Әйе», - дигән. "Ә нинди садака яхшырак?» – дип сораган. Пәйгамбәр: “Кешеләргә су эчертү”, - дип җавап биргән.
Өммәтнең зур галиме булган имам Ән-Нәвәви хәзрәтләре әйткән: “Исламның бөтен мөгътәбәр галимнәр карашы буенча, мәет исеменнән “савабы фәлән мәеткә булсын”, дип бирелгән садәканың савабы аңа ирешә».
Мөрхүмнәр өчен садаканы аның туганы гына бирә алмый, бөтенләй чит кешеләр бирсә дә ирешә. Мәсәлән: бер кеше: «савабы Мәрҗани хәзрәтләренә ирешсен әле» дигән ният белән бирсә, әҗере ирешер, инша Аллаһ.
Раббым, көчебездән килгәнчә, ата-аналарыбызны (исәннәрен дә, вафатларын да) сөендереп яшәргә насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев