Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Хәрби хезмәткә озату догасы

Дога – үзебезнең ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны танып, Аллаһыдан ярдәм сорау ул.

Дога кыла башлаганчы рухны һәм тәнне догага әзер­ләргә кирәк. Ягъни  госелебез, тәһарәтебез бозылган булса, аларны торгызырга кирәк. Доганы Аллаһыга хәмед, ягъни, аның биргән нигъмәтләренә шөкерана кылып һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәламгә салават әйтеп башлау кирәк. Ике рәкәгать намаз укып башласак, нур өстенә нур булачак. Дога кылучы мөэмин кеше­нең кылган догасы кабул булсын өчен, аның ашаган ризыгы, эчкән суы хәләл булырга кирәк. Ягъни хәрамнәргә катнашмаган булуы шарт. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, дога кылганда ике кул бергә булып, бит уртасында булырга тиеш.
Йа, Раббым! Районыбыздан китеп, бүгенге көндә дәүләтебезне, динебезне, милләтебезне саклаган хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезне Үзең сакласаң иде. Яраланып хәрби гос­питальдә дәваланучы егет­ләребезгә тиз көннәрдә төзәлеп, якыннары хозурына кайтырга насыйп кылсаң иде. Игътибарыгызга хәрби хезмәткә озату догасын тәкъдим итәм.

“Әлһәмдү лилләһи раббил галәәмин. Вассәләтү вәссәләмү гәлә расүлиинә Мүхәммәдиү үә гәлә әлиһи үә сахбиһи әҗмәгыйн.
Әгүүзү билләәһи ми­нәш-шәй­­­танир-раҗиим. Бис­милләһир-рахмәнир-рахиим. Инфиру хыйфәфәү үә сикаләү үә җәһидү биәмвәликүм үә әнфүсикүм зәликүм хайруль-ләкүм иң күнтүм тәгъләмүн. Вәлә тәкүлү лимәй йүкотәлү фи сәбилилләәһи әмвәтүн бәл әхйәүн гиндә раббиһим йүрзәкүун. Үә әгиддү лә­һүм мәстәтагътүм мин куввәтин үә мин рибә­тыйль-хайл”.

Хәйдәр Галәвиев, Кече Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев