Район үзәк мәчетенә олы кунак — Татарстан Рәисе аппаратыннан куратор килде.
Авыл имамнары яки аларның ярдәмчеләре җыелган чарада районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев тә катнашты һәм имамнарны сәламләгәннән соң, яңа куратор белән ташныштырды. Олы кунак сөйләгәннәр безнең өчен ниндидер яңалык түгел. Чөнки Закон бездә һәрдаим тиешенчә үтәлә. Аннан тайпылу юк диярлек. Шөкер, бу мәсьәлә район хакимияте тарафыннан һәрдаим контрольдә дияргә кирәк.
Бу хакта Татарстан Рәисе вәкиле үзе дә искәртте.
- Районда һәртөрле динебезгә хас булмаган агым тарафдарлары юк. Гомумән, Әтнәне бу яктан тыныч район дип саныйм, — диде. Аңа кадәр имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт оештыру мәсьәләләре, алда торган чаралар белән таныштырып узды. Соңыннан районыбыз башлыгы озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәт иткән имамнарны — Ташчишмәдән Зөфәр хәзрәткә, Кече Әтнәдән Әнәс хәзрәткә, Олы Бәрәзәдән Рәис хәзрәткә Рәхмәт сүзләре тапшырып узды.
Нет комментариев